Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Кыяларга уяр исемнәр бар..." (Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 111 ел)

15 нче февраль Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучылары өчен Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулуга багышланган "Кыяларга уяр исемнәр бар..." исеме астында батырлык сәгате үткәрелде. Мәктәп укучылары белән Муса Җәлинең тормышына, иҗатына багышлап төзелгән презентация караганнан соң, "Муса Җәлил - балалар дусты" исемле китап күргәзмәсенә обзор ясалды. Аннары викторина сорауларына җавап бирер өчен ике командага бүленеп ярыштык. Һәр ике команда да сорауларда сынатмадылар. Кызыл ромашка таҗларындагы сорауларга да бик дөрес җаваплар бирделәр. Соңгы конкурс "Иң оста шигырь сөйләүче" дип аталды. Анда һәр команда укучылары Муса Җәлилнең үзләре яраткан шигырьләрен сәнгатьле итеп укып күрсәттеләр. Муса Җәлилнең иҗаты безнең балаларыбызны патриотик рухта тәрбияләргә ярдәм итәләр. Герой шагыйребез безнең горурлыгыбыз!