Көз бездә кунакта.
Кичә көзге байлык, көзге муллык турында булды.
Кичә өчен “Табигатьтә алтын көз”дигән китап күргәзмәсе һәм яшелчәләрдән торган “”Көз яме-уңыш белән” дигән күргәзмәләр төзелде.
Китапханәче ел фасылы,аның сынамышлары турында сөйләде, биремнәр белән балаларны тапкырлыкта сынады.
Балалар белән җитезлеккә дә төрле уеннар уйнадык.Шулай ук “Яфракны таны”уенында да балалар бик актив катнашты.Бәйрәм бик күңелле узды,соңыннан балаларга тәмле призлар таратылды.