Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Челтер- челтер- ага чишмәбез.

 Кеше чишмәгә изгеләргә караган кебек караган, аңа табынган, суын эчеп хәл алган, сихәтләнгән. Һәр авылда да диярлек "Изгеләр чишмәсе" булган, алар турында риваятьләр йөргән. Авыл агайлары чишмәләргә бура иңдергән, аларны чистартып торган, аңа килү-китү юлларын тәртиптә тоткан. Аларның исемнәре дә чишмә исеме булып тарихка кереп калган; "Фазыл чишмәсе", "Җәләй чишмәсе".
   Безнең авылда да бар андый чишмә- "Сөләйман" чишмәсе . Авылдан читтә урнашкан ул. Суны да әкрен генә ага. Өлкәннәребез белән барып, суларын эчеп ял итеп кайтабыз без. Еш барырга ераграк шул.