Туган җирем - Татарстан.
Бу көнне Татарстан үзенең туган көнен ,ягъни Республика көнен бәйрәм итә.Шул уңайдан китапханә дә төрле чаралар уздырды.Өлкәннәр һәм балалар өчен әдәби мәйдан оештырылды.Татарстанга багышланган китаплардан күргәзмә төзелде."Увлекательный Татарстан","Сборник Головоломок про Татарстана","Казан"китаплары бик эчтәлекле китаплар.Шулай ук Татарстан турында белгәннәребезне ныгыту максатыннан сорау - җавап уены да үткәрелде.Өлкәннәребез хәзерге тормышларын үткән белән чагыштырып ,сөйләшеп утырдылар.Татарстаныбызның киләчәктә дә уңышларга ирешеп,тыныч тормышта алга баруын телибез.