Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

"Кем җитезрәк"

    22 нче август - Россия флагы көне уңаеннан викторина үткәрдек.Викторина барышында Россия дәүләте, аның символлары турында белемнәребезне ныгыттык."Кто сделал Россию великой " дигән китап та балаларга бик ошады.Китапта Россия дәүләте,аның җитәкчеләре  турында бай мәгълумат тупланган.Чараның икенче өлешендә туган як табигате белән танышу өчен экскурсиягә чыктык.Туган ягыбызның матурлыгына .байлыгына сокланып кайттык.Елга буйларында балык та тоттык.Иген басуларын да карадык."Илләребез тыныч булып ,абыебыз тизрәк өйгә кайтсын иде",-диләр бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең энеләре.Бу һәрберебезнең изге теләге инде.