Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Орчык бәйрәме.

  Бәйрәм кичәсе үткәреләсе зал матур итеп бизәлде.Бәйләү темасы буенча әзерләнгән "Тылсымлы энә ","Тылсымлы бизәк "китаплары бик матур бизәлешле һәм эчтәлекле китаплардан күргәзмә төзелде.Алар белән дә таныштырдым.Бәйләү өчен кирәкле чимал һәм инструментлар белән дә таныштырдым.Онытылган ,хәзер кулланылмаган сүзләргә дә игътибар иттек.Аларның тәрҗемәләрен , мәгънәләрен"Татар теленең аңлатмалы сүзлеге "дигән китаптан карадык.Бу бәйрәм кайчан ,ничек килеп чыккан ?Шушы сорауларга да җаваплар табып ,алар турында да сөйләдем.

   Икенче өлешендә Шакирова Рамилә чәпәләй бәйләү буенча мастер - класс күрсәтте.Кирәкле җепләр,энәләр белән таныштырды.Үз эшләрен күрсәтте.