Бәхетле балачак.
Шундый матур көннәрнең берсендә авылыбызда балалар Сабан туен уздырдык.Бәйрәмгә авыл халкы бергәләп әзерләнде.Кем бүләк бирде , кем акчалата ярдәм итте.
Мәйданны алдан матурлап әзерләп куйдык.Кунаклар да чакырылды.Бәйрәм җыр - биюләр белән аралашып барды.Төрледән - төрле уеннарда балалар актив катнаштылар.Тапкырлыкта ,җитезлектә көч сынаштылар.Бәйрәм кунагы - Ак аюны балалар да,өлкәннәр дә бик яратты.Китаплардан Сабан туй турындагы шигырьләр дә яңгырады.Ә.Ситдыйкованың "Сабантуй балкышы",Р.Бәшәрнең "Сабантуй ",Р.Корбанның "Мин бәйрәмнәр яратам " шигырьләре бик матур эчтәлекле.Бәйрәм тәмамланганда гына барыбызны да сөендереп көтелгән яңгыр яуды.