Балалар - безнең киләчәгебез.
Бу көнне балалар катнашында төрле чаралар үткәрелә.Китапханәдә балалар белән белән очрашып әңгәмә үткәрдек.Аларның яраткан шөгыльләре ,уеннары турында сөйләштек.Алар өчен чыккан газета - журналларга күзәтү ясадык.
Аларның яраткан транспортлары - велосипед турында да сөйләштек.Аның белән дөрес йөрү,куркынычсызлык кагыйдәләрен дә искә төшердек."Сабантуй" журналының 5нче санындагы "Синең транспорт " исемле язма бик файдалы һәм кирәкле.Соңыннан бергәләп велосипедта йөрергә чыктык. Авылыбызның матур табигате белән танышып кайттык.