Дару үләннәрен таныйсынмы ?
Максатыбыз- дару үләннәрен дөрес аера белергә өйрәнү ,алар турында файдалы мәгълумат туплау иде.Укучыларымны китапханәдәге "Файдалы үләннәр" дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштырдым.Күргәзмәгә Г.Хисамовның "Справочник по применению лекарственных растений ",Л.Соболевның "Зеленая аптека Татарии" һәм башка китаплар куелган иде.Аннары бергәләп экологик сәяхәткә кузгалдык.Сәяхәтебез барышында очраган үләннәрне карап алар турында белгәннәребезне сөйләп бардык.Шулай ук әбиләребез сөйләгән киңәшләрне дә искә төшердек.Кайсы үләнне кайчан һәм ничек җыю турында да белдек.Иң мөһиме - үләнне таный белү һәм дөрес итеп әзерләү.Бу сәяхәтебез бик күңелле һәм файдалы булды.