Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Авылымның тарихи урыннары.

Урта яшьтәге мәктәп балалары һәм яшүсмерләр белән авылым буйлап экскурсиягә чыктык.Экскурсиянең беренче өлешендә укучыларымны авылымның тарихы . аның күренекле кешеләре белән таныштырдым.Китапханәдәге альбомнар ,тарихи язмаларга күзәтү ясадык.Галимә Ф.Гарипованың китапларындагы Аты төшенчәсе турындагы мәгълуматны укыдык.

Икенче өлешендә экскурсиягә чыктык.Балалар йорты , ипи пешерү һәм чүәк чигү биналары урнашкан урыннарны карадык.Элек колхоз биналары урнашкан урыннарда хәзер бушлык.Авылыбызда данлыклы урта мәктәп тә булган.Ул районда беренче урта мәктәп булган.Алар турында шагыйрь Р.Шәриповның бик матур шигырьләре дә бар.Шулай ук иске зират урнашкан урын беләндә таныштык.Бу сәяхәт балар өчен бик файдалы булды.