Күңелдәге төзәлмәс яралар.
Авылыбыз уртасында бик матур һәйкәл бар.Һәйкәл- сугыштан кайтмый калган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган.100 дән артык авылдашыбызның исемнәре язылган.Кичәне авылдашыбыз С.Гыйлемхановның "Һәйкәл " исемле шигыре белән башлап җибәрдек.Шулай ук сугыш темасын яктырткан газета - журналлардан төзелгән күргәзмә белән дә таныштырдык.Авылыбызның фронтовик - укытучылары , аларның хезмәтләре турында да сөйләдек.Әнәс абый,Кадыйр абый,Солтан абый һәм башка бик күп укытучылар көчле рухлы , белемле укытучылар иде.Лира апа әтисе Әнәс абыйның сугыш вакытындагы хезмәтен сөйләде.Өлкән буын - сугыш чоры баласы Сәвия апа балачагын искә төшерде.Әфганистан , Чечня . Украина җирләрендә сугышта катнашкан авылдашларыбыз белән дә таныштырдым.