Үз илендә кабат туа Сарьян,Бүтән китмәс өчен туа ул!
Кичә авторның "Бер ананың биш улы " исемле китабын тәкъдир итүгә багышланды.Китап укучыларыбыз ,китапханәчеләр катнашында узды бу кичә.Бик эчтәлекле .мавыктыргыч бу китап.Шуңа күрә әзерлек барышында би кҗентекләп анализладык әсәрне.Нинди тема күтәрелгән ,автор ни әйтергә теләгән- барысын да аңлатырга тырыштык.Сугыш алды . сугыштан соңгы чор тасвирлана китапта.Ананың кичерешләрен , малайларның авыр язмышын төрле өзекләр аша күрсәтергә тырыштык.Вәлиев Хәлил монологы шул чорга алып кайтты.Вафина Лилиянең Х.Сарьянга багышланган Р.Хәйринең"Гомер буе тауга күтәрелдең",Р.Мингалимнең "Хәсән Сарьянга "исемле шигырьләрне сәнгатьле итеп укуы кичәгә ямь өстәде.Укытучы һәм остаз елы уңаеннан өлкән укытучыларыбызны да искә алдык.Аларга багышлап күргәзмә дә төзедек.Авторның төрле елларда чыккан китапларыннан күргәзмә дә тәкъдим ителде.