Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Арча районы Бөек Ватан сугышы елларында.

Миллионлаган кеше бу сугышта һәлак булды. Алар тынычлык һәм бәхелет өчен гомерләрен бирделәр.

Арча районында да бу сугышта меңәрләгән кеше һәлак булды. Алар истәлегенә басылып чыккан китапларда сугышчыларның язмышлары турында язылган.

Китапханәбездә “Арча районы Бөек Ватан сугышы елларында” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Укучыларыбызны шушы темага багышланган китаплар белән таныштырдым. Язмышлары ачыкланган авылдашларым турында сөйләдем.

Шулай үк тылдагы хатын-кызларыбызның да хезмәтләре батырлыкка тиң булган. “Кыз-әбиләр” дигән китапта хатын-кызларыбызның авыр хезмәте турында язылган. Чара барышында күп мәгълумат җиткерелде.