Р.Сафин әсәрләрендә әхлак темасы.
Ул менә дигән шигырьләр,поэмалар,мәкаләләр яза.Р.Сафин милләт өчен,аның бүгенгесе,киләчәге өчен кайгыра.Китапханәдә аның әсәрләре турында 5-9 сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрдек.Аның китаплары безнең китапханәдә байтак.Үзе бүләк иткәннәре дә бар.Шигырьләреннән өзекләр укыдык,ул әйтергә теләгән фикерләрне ачыкладык.Аның белән үткәрелгән очрашуларны язмалардан карадык. Аның һәрбер шигырьләре тәрбияви мәгънәгә ия. Ике дөнья дилбегәсен тотып Гомер итә берәү ярашып. Бер кешедә ике кеше яши ,- Намус,нәфес яши ярашып.