Старо-Турналинская сельская библиотека - филиал № 38

,, Туган телем - татар теле " Балалар иртәсе.

21  февраль  көнне  Иске  Төрнәле  авылы  китапханәсендә  Халыкара  туган  тел  көненә  багышланган  ,, Туган  телем - татар  теле "дип  аталган  балалар  иртәсе  үткәрелде.Китапханәче  бу  көннең  тарихы  белән  таныштырды. Балалар  татар  шагыйрьләренең  шигырьләрен  укыдылар, туган  тел  турында мәкальләр  һәм әйтемнәрне  искә  төшерделәр , табышмакларга  җаваплар  таптылар.