Старо-Турналинская сельская библиотека - филиал № 38

,,Туган авылым җәүһәрләре" Әдәби - музыкаль кичә

   10 февраль көнне Иске Төрнәле авылы клубында ,,Туган авылым җәүһәрләре" дигән авылыбызның иҗат кешеләре белән очрашу кичәсе үткәрелде.Кичәдә үзешчән шагыйрәләр Факия Шәрәфетдинова, Гөлара Шәрипова , үзешчән композитор , ,,Нечкәбил" конкурсында катнашып,,Иҗади нечкәбил" номинациясендә җиңүче  Раушания Закирова, ,,Җидегән чишмә" халык театры артисты Илдус Хабибуллин катнашты. Алар үзләре иҗат иткән шигырьләре , җырлары белән чыгыш ясадылар.Язучы Дамир Галимовның улы Искәндәр әтисе турында истәлекләре белән уртаклашты. Хәзерге вакытта Әлмәт шәһәрендә яшәүче якташыбыз язучы Рәис Гайнетдиновның юмористик хикәяләре дә  авылдашларыбыз тарафыннан җылы кабул ителде.
      Залда ,,Туган яктан илһам алып..." дигән китап күргәзмәсе эшләде.