Старо-Турналинская сельская библиотека - филиал № 38

,, Театр - яктылыкка , нурга илтә ". Викторина.

12  август  көнне  Иске  Төрнәле  авылы  китапханәсендә 10 класс  укучылары  һәм  Арча  педагогия  көллияте  студентлары белән ,, Театр - яктылыкка , нурга  илтә " дигән  викторина  үткәрелде. Укучылар  викторинада татар  театры  тарихы , танылган  артистлар  һәм  драматурглар  иҗаты буенча  сорауларга  җавап  бирделәр.   Китапханәче ,, Театр - тылсымлы  учак " дигән  күргәзмә  белән  таныштырды.