Старо-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 37

"Авылым гүзәллеге" ("Великолепие села") проектының Арча районы буенча җиңүчеләрне котлау тантанасы.

Иске Кырлай авыл җирлегендә "Авылым гүзәллеге" ("Великолепие села") проектының оештыручыларын,язучыларны,җиңүчеләрне һәм финалистларны каршы алу тантанасы узды.Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә агымдагы елның март аенда,интернет челтәрендә "Авылым гүзәллеге" проекты үткәрелде.Проектның максаты-татар авыллары халкы арасында милли мирасны һәм халык иҗатын популярлаштыру.Әлеге марафонда үзләренең туган җирләренең мәдәни мирасын саклау һәм аларны таныту белән кызыксынучылар катнашты.Кичәнең кунаклары- "Татнетны үстерү фонды" оешмасының башкаручы директоры Гатауллин Раил Мәүлет улы; Арча районы мәдәният идарәсе башлыгы Әюпов Илфар Илдар улы; "Казан арты" тарих-этнография музее директоры Камалова Гөлназ Гыльметдин кызы;шагыйрә,Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы Йолдыз Шәрәпова; "Сөембикә" журналы хезмәткәре, "Әниләр марафоны" нының оештыручысы Динара Әхмәт .Авыл тарихларын саклауга хезмәте кергән һәркем мактауга лаек -җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде. Конкурсларыбыз һәм анда катнашучы якташларыбыз булып торсын,авылларыбыз белән горурланып яшик.