Старо-Кинерская сельская библиотека - филиал № 36

Изге ай ул - Рамазан

Рамазан ае – ураза ае. Шулай булгач, Рамазан ае мөэминнәр өчен пакъләнү ае була. Мөселмәннарның гөнахлардан чистарыну ае ул – Рамазан ае.

17 июнь көнне Печмәнтау авылында табигатьтә “Изге ай ул – Рамазан” дип исемләнгән әдәби мәйданга авыл халкы, яше-карты бик теләп килде. Авылыбызның ак әбисе Гузәлия абыстай балаларга угет-нәсыйхәтләрен, уразаның сэләматлек өчен файдалы булуын, кәдер киченең нинди кичә икәнлеген, фитыр сәдакасенең савапларын аңлатты. Балаларның иманлы, әдәбле, игелекле, тәртипле бабалар булып үсүләрен теләде, олылырны олыларга, кечеләрне хөрмәт итәргә өндәде. Авылыбызның ак әбиләре укыган мөнәҗәтләр белән башланып киткән кичәне узешчән шагыйрә Миләүшә Шәйхетдинова үзенең шигырьләре белән дәвам итте.

Кичә барышында, укучыларга яңа китаплар, газет-журналлар тәкъдим ителде. Казан утлары журналының 95 еллык юбилее хәрмәтенә кургәзмә оештырылды. Журналны яратып укучылар яңа саннарын бик теләп кабул иттеләр.

Укучы балалар Рамазан ае турындагы табышмакларга җаваплар таптылар һәм үзләренең Изге айга багышланган шигырьләрен буләк иттеләр. Бәйрәм бик күңелле узды, соңыннан китап укучылар үзләре теләгән китап-журналларны сайлап алдылар.

Рамазан ае мөбәрәк булсын – кадерле милләттәшләребез!