Исәннәрнең кадерен бел.
16 нчы апрель көнне ”Мәрхәмәтлелек атнасы “ кысаларында, мин Иске-Кенәр авылы китапханәчесе, Яңа Кенәр авылында яшәуче уземнең яраткан укытучым, сыйныф житәкчем, Социалистик Хезмәт Герое Стелла Закивна Габдрахманова йортына юл тоттым. Укытучым белән озак курешмәгән булсак та уз укучысын таныды - бу минем укучым, диде. Укытучым белән уткәннәрне сөйләшеп, мәктәп елларын искә алып, чәй өстәле артында утырдык. Хәзерге көндә гур иясе, тормыш иптәше Хәбир Файзрахмановичны искә алдык, фотоларын карадык. Юкка гына “Исәннәрнең кадерен бел, улгәненең каберен бел“ дип әйтмәгәннәр. Килуемә сөенеп, эшемдә уңышлар теләп, озатып калды укытучым. Ходай алдагы көннәрдә дә исәнлеген бирсен укытучыма. Шул ук көнне Яңа Кенәр авылында яшәуче, шушы елларда гына бердәнбер кызын, ирен югалткан 82 яшьлек Лотфуллина Тәскирә Муллагали кызының хәлен белештем, кайгылары белән уртаклаштым. 19 ел Кенәр авыл советында, 16 ел интернат мәктәптә эшләгән елларын искә алып сөйләде. Бу мәрхәмәтлелегең, кучтәнәчләрең өчен сине ходай сәламәтлегеңнән аермасын дип, елап озатып калды.