Ак калфагым
13 нче март көнне Иске-Ашыт гомумбелем биру мәктәбендә, Иске-Ашыт китапханәчесе белән берлектә, 7-8 сыйныф укучылары белән “Ак калфак” бәйрәме уткәрелде. Кызларга хатын-кыз нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигән сораулар бирелде. Бергәләшеп төрле уеннар уйнадык, аш-су осталыклары буенча викторина уйналды. Бәйрәмгә узенең матур шигырьләре белән шигырьләр язучы Мөхәммәдиева Гөлсинә апа да килгән иде, ул узенең шигырьләрен укып утте. Шигырьләр, хикәяләр язучы Вахитова Гөлзаданың хатын-кызларга багышланган хикәясе кызларыбызга да бик ошады, ул хикәяне сез ничек дәвам итәрсез икән дигән сорау белән мөрәжәгат итте. Бәйрәм бик куңелле узды. Безнең кызларыбыз-уңган, акыллы,тырыш, эшчән, житез, белемле, тәуфиклы, михербанлы, инсафлы, саф кызлар булырбыз дип ышандырып калдылар, без дә шулай булсын иде дигән теләктә калабыз, амин шулай булсын.