Кошлар безнең дусларыбыз
1 апрель – Бөтендөнья кошлар көне. Табигатькә яз килде, карлар эри, гөрләвекләр ага, тамчылар тама, 3 нче апрель көнне Печмәнтау башлангыч мәктәбендә кошлар көненә багышланган “Кошлар безнең дусларыбыз” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар белән табигатьнең матур бизәкләре булган кошлар турында якыннанрак таныштык. Кошларның төсләренә, ничек сайрауларына игътибар иттек. Кошлар турында мәкальләр, табышмаклар әйттек, халык сынамышлары белән дә таныштык. Укучылардан иң матур сайраучы кош, ерткыч, ягъни һөҗүм итүче кош, иң матур койрыклы кош, бездә кошлаучы кошлар турында җаваплар алдым, йорт кошларын санаттым. Укытучы апалары кошлар турында презентация күрсәтте. К хәрефенә башланган кошлар исемнәрен санаттык. Бергәләшеп “Яз килә” җырын җырладык. Бәйрәм күңелле узды, балаларга бүләкләр бирелде.