Старо-Кинерская сельская библиотека - филиал № 36

Китап ярдәмчем минем

   24 март көнне китапханәдә “Китап киңәшчем минем, дустым, ярдәмчем минем” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Катнашучы балаларга китапларның саклану тәртибен, китапның кадерен белергә, хөрмәтләргә, китапны чиста сакларга, битләрен ертмаска өйрәттем. Китапның белем чишмәсе икәнлеген аңлаттым. Балаларга китап турында мәкальләр укыдым, табышмаклар әйттем, алар жаваплар эйттеләр. Балалар үзләренең китапка багышланган шигырьләрен сөйләделәр. Дәрес бик күңелле узды.