Әнкәемнен талмас куллары
7 марттан 20 нче мартка кадәр Иске Кенәр китапханәсендә 8 март - Халыкара хатын кызлар көненә багышланган, каенанамнын кул эшләреннән торган, “Әнкәемнен талмас куллары” дип исемләнгән күргәзмә булдырылды. Сөекле каенанамнын төп йортка килен булып төшүенә 12 март көнне 60 ел булды. Аңа исәнлек саулык телибез, балалар оныклар хөрмәтендә тагын да озак яшәргә язсын. Әйдәгез әнкәйләребезне кадерлик, яратыйк, хәрмәтлик әле. Алар бит аңа бик лаек. Барлык хатын кызларыбызны 8 март бәйрәме белән котлыйбыз!