Старо-Кинерская сельская библиотека - филиал № 36

Туган тел көне

   21 февраль  көнне китапханәдә, Иске Кенәр башлангыч мәктәбе укытучысы белән берлектә, “Туган тел “ көненә багышланган шигырь бәйгесе уздырылды. Бәйрәмдә укучылар узләренең шигырьләрен  сөйләделәр, викторина сораулрына җавапларын әйттеләр, бергәләшеп “Туган тел” җырын җырладык. Укучыларга “Туган тел” көненә карата презентация күрсәтелде.  Кичә бик күңелле узды.