Старо-Кинерская сельская библиотека - филиал № 36

Төзәлмәслек яралар

   18 нче февраль көнне китапханәдә, укучылар белән берлектә, әфганчылар көненә багышланган ”Төзәлмәслек яралар” дип исемләнгән кичә уткәрелде. Кичәгә Печмәнтау авылыннан әфганчы Садиров Васил Камил улы чакырылды. Ул узенең Әфганстанда кургән хатирәләрен сөйләде, укучы егетләргә таза-сау булып усәргә, армиядән курыкмаска өйрәтте. Кичәдә шулай ук биш ел моряк булып хезмәт иткән Гибадуллин Мәсхут, ике ел Украинада хезмәт иткән Вәлиев Хәмбәл, ике ел Монголиядә хезмәт иткән Магсумов Радиклар катнашты. Алар да укучыларны солдат хезмәте белән таныштырдылар. Бугенге көндә Иске Кенәр авылыннан әфганчы Закиров Салихзян Магсум улы вафат инде. Кичәдә Салихзян абыйның томыш иптәше Равия апа да катнашты, ул узенең иренә багышлап язган шигырьләрен укыды. Салихзян абый Кандагар тау-ташлары арасында 2 ел взвод командиры булып хезмәт иткән. Барлык катнашучылар Салихзян абыйны 1 минутлык тынлык белән искә алдык. Кичә бик дулкынландыргыч халәттә үтте. 14 кеше катнашты.