Шигырь бәйрәме
17 нче февраль көнне Иске Ашыт мәдәният йортында, Иске Ашыт китапханәчесе белән берлектә, “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрелде. Иске Ашыт авылында яшәүче Мөхәммәдиева Гөлсинә апа шигырьләр иҗат итә. Ул үзе язган шигырьләрен укыды. Аның иҗаты буенча презентация күрсәтелде, укучылар шигырьләрен сөйләделәр. Ахырдан викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Кичә бик күңелле узды.