Әвганчыларны искә алу көне.
15 нче февраль көнне Печмәнтау башлангыч мәктәбендә, укучылар белән берлектә “Әвганчыларны искә алу кичәсе” булды. Кичәгә Печмәнтау авылында туып үскән әвганчы, авылдашыбыз Садиров Васил Камил улы чакырылды. Ул үзенең Әвганстанда күргән хатирәләрен сөйләде, балаларга таза-сау булуларын, хәзерге көнгә сөенеп яшәүләрен теләде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, Васил абый белән фотога төштеләр. Кичә бик куңелле үзды. Балалар күчмә китапханәдән китаплар алдылар.