Иман нуры
7 февраль көнне китапханәдә өлкән апалар белән башлангыч сыйныф укучылары катнашында “Күңелләрдә иман нуры сүрелмәсен” дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Татар халкы гомер-гомергә динле, яхшы күңелле, ягымлы, уңган кешеләр белән горурланып яшәгән. Элек электән үк әби-балаларыбыз балаларын яхшы гамәлләр генә кылырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, кеченәләргә шәфкатьле, иманлы, әдапле булырга өйрәткәннәр. Бу кичәдә өлкәннәр балаларга менә шушы гамәлләрне утәргә, белемле булырга өндәделәр, әдәпле булу серләренә төшендерделәр. Рәфия әби балаларга исән чакта әти-әниләрнен кадерен белү турында хикәя укыды. Балаларга әдаплелек турында мәкальләр әйттеләр. Укучылар өлкәннәргә шигерьләр сөйләделәр. Тематик кичә бик күңелле узды.