"Кышкы кич"
Иске Ашыт авыл китапханәсендә 6 сыйныф укучылары белән Г. Тукайның “Кышкы кич” исемле шигырен кычкырып укыдык, фикер алыштык. Укучылар кышкы табигатьнең матурлыгына сокландылар, туган йорттагы рәхәтлекне күз алдыннан кичерделәр, өйләренә китаплар алдылар.
"Кышкы кич». «Балалар күңеле»ндә (1910) басылган. Текст шуннан алынган. Кулъязмада язылу вакыты «1909, үктәбер 21» дип күрсәтелгән. Әсәр А.Н.Плещеевның (1825-1893) «Зимний вечер» исемле шигыреннән файдаланып язылган. Тукай шигырьнең эчтәлеген татар тормышына якынайта, татар балаларының тормышына хас детальләр кертә, тасвирлавының конкретлылыгы, тәрҗемә ритмикасының тәфсилле, салмак яңгыраш алуы күзгә ташлана.