"Журналлар илендә"
Бакча балалары белән китапханәгә килүче балалар өчен булган журналлар белән таныштык. "Салават күпере" журналындагы биремнәрне үтәдек, рәсемнәрне буядык, кызыклы хикәяләр белән таныштык. Китапханәче балаларга Ф. Яруллинның "Кызыл алма" хикәясен кычкырып укыды. Хикәя балаларны тәртипле булырга, әти - әнинең сүзен тыңларга, өлкәннәргә каршы дәшмәскә чакыра.