"Без көчле бердәм халык"
3 ноябрь көнне Иске Ашыт авыл китапханәсендә балалар өчен Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Без – көчле, бердәм халык» дигән тематик кичә үткәрдек. Китапханәче бәйрәмнең барлыкка килү тарихын, «толерантлык» сүзенең мәгънәсе турында сөйләде. Украинадагы вакыйгалар, Украина территориясендә махсус операциядә катнашучы якташларыбыз турында сөйләштек. Бердәмлек сүзенең мәгънәләрен санадык. Авылыбызда яшәүче милләтләр, илебездә яшәүче төрле милләт кешеләре турында фикеләшеп, дус - тату яшәргә сүз бирдек. Балаларның туган як турындагы белемнәрен ныгыту өчен сораулар бирелде, дуслык турындагы мәкәльләрне искә төшердек. "Туган тел" не җырладык, яттан белгән шигырьләребезне сөйләдек. Аеруча Аяз Фаттаховның "Еракка китеп кара" исемле шигыре кичәбезне ямьләндереп җибәрде, безне уйланырга мәҗбүр итте.