Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Түтәлдән - өстәлгә"

      Бакча һәм яшелчә бакчасы темасы авыл балалары өчен һәрвакыт актуаль. Үсемлекләр, җир эшкәртү кешеләргә рәхәтлек, шатлык китерә, нерв киеренкелеген киметә. Китапханәче балаларга кайбер яшелчәләрнең тарихын сөйләде, безнең илебезгә бәрәңге, җиләк - җимешләр кайчан һәм ничек китерелгән, аларны әзерләү ысуллары ничек үзгәргән. Балалар белән яшелчәләрне үстерү, чүп утау, су сибү, алу турында сөйләштек. Балалар чиратлашып үзләре әти - әниләре белән бакчада ничек эшләүләрен, ничек ярдәм итүләрен сөйләделәр. Рәсемнәрдән яшелчәләрнең исемнәрен атадык, бу яшелчәләре ничек әзерләү турында сөйләштек, кайсыларын чи килеш, кайсыларын пешереп ашарга кирәклекне ачыкладык. Бергәләп яшелчәләр турындагы әкиятләрне искә төшердек. «Шалкан» әкиятен укып, рольләргә бүлеп уйнадык.