"Үзе бер чор, үзе бер җыр"
Өлкәннәребезне бәйрәм белән котлап, Ш. Хөсәеновның "20 ел үткәч" драмасына нигезләнеп "Көтепләр дә кайтмасаң..." спектаклен күрсәттек. Драма сугыштан соңгы елларны чагылдыра. Ялгыз ана өметләнеп һаман да үзенең сугышта югалган улын көтә. Драма аналарның мәхәббәтенең гомерлек булуын, ана - бала темасын чагылдыра. Өлкәннәребез бик яратып карадылар.
Кичәбезнең икенче өлеше чәй өстәле артында матур җырлар, шигырьләр, биюләр, уеннар белән үрелеп барды.