Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Бездә кунаклар"

    30 сентябрь көнне Иске Ашыт авылында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының иҗтимагый советын каршы алдык. Кунакларыбыз Иске Ашыт мәдәният йорты, китапханә тормышы белән кызыксындылар. "Саяра" халык театры тарихы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Арча районының почетлы гражданины, авылдашыбыз Саяра Фәттерахманова хөрмәтенә оешкан музеебыз белән кызыксындылар. Очрашуда Татарстанның халык артисты, Саяра ханымның улы Ф. Фәтхи дә катнашты. Саяра апа турындагы истәлекләр белән аралашып, музейда экскурсиядә булып, бик күңелле ял итеп киттеләр.