Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Аның геройлары авылдан"(Г. Ахуновның тууына 100 ел)

     Китапханәдә Гариф Ахуновның тууына 100 ел тулу уңаеннан “Аның геройлары авылдан” исемле әдәби сәхифә үткәрелде. Әлеге сәхифә аша укучылар якташыбыз, күренекле әдибебез, халык яратып укыган бик күп хикәяләр һәм повестьлар авторы, оста каләм иясе, нечкә күңелле язучыбызның тормыш юлы, аның иҗаты белән якыннан таныштылар. "Хәзинә" романы буенча төшерелгән фильмнан өзекләр карадылар.