Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Сөембикә" - яраткан журналым.

    1913 елның октябрендә журналның беренче саны дөнья күрә. Һәм ул бүгенге көнгә кадәр иң популяр журнал. Тарихы мәхәббәттән башланган журнал инде бик күп еллар  хатын - кызлар күңелен яулый. Журнал үзенең беренче саннарыннан ук, исеменнән күренеп торганча, тормышта хатын - кызлар, гаилә, тәрбия проблемаларын яктырта һәм ул хәзер дә шулай. Әлбәттә инде журналның тышлыгы, сыйфаты барлык китап укучыларны үзенә тартып тора.Катнашучылар журналның тарихы белән танышып үттеләр. Яңа саннарын кычкырып укыдылар. Китапханәче катнашучыларны журналда чыккан "Ә сез гайбәт сөйлисезме? исемле тест үткәреп, бик күңелле дә, эчтәлекле дә аралашу барлыкка китерде.Бик гыйбрәтле "Ирем балаларны кыйный" хикәясе белән дә таныштык.