"Т. Миңнуллин иҗатында милләт язмышы" ( Т. Миңнуллинның тууына 90 ел)
Татар драматургы, язучы, публицист, Муса Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лаулауреаты Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел.
Милләтебез язмышы өчен янып - көеп иҗат иткән Туфан Миңнуллинның әсәрләре, ул тудырган образлар әле дә актуальлеген югалтмый. Якын кешеләре аны сагынып, күренекле шәхес белән бәйле истәлекләрне еш искә ала.
Бөек шәхесне искә алып, Иске Ашыт авыл китапханәсендә “Т. Миңнуллин иҗатында милләт язмышы” исемле китап күргәзмәсе төзелде. Әлеге күргәзмә язучының тууына 90 елга багышланды.