Бүген Россия җәмгыяте алдында торган күп кенә проблемалар арасында наркомания проблемасы, ил халкының сәламәтлегенә һәм милли иминлеккә глобаль куркыныч буларак, беренче урыннарны алып тора. Яшьләр арасында наркотиклар куллану аеруча зарарлы җәмгыятьнең бүгенгесе дә, киләчәге дә зарарлана. Күргәзмәдә наркомания проблемасына багышланган китаплар, брошюралар, журналлардан мәкаләләр бар. Анда тәкъдим ителгән китаплар наркотикларның кеше организмына зарарлы йогынтысы, «вәсвәсәдән» ничек сакланырга һәм үз хезмәтеңне, ял итүеңне, туклануыңны ничек дөрес оештырырга, сәламәтлекне кадерләргә, сакларга һәм ныгытырга өйрәнергә кирәклеге турында сөйли. Укучылар белән файдалы әңгәмә корып, үзара фикер алыштык. Наркотикларның төрләре, аларны кулланудан саклану очракларын тикшердек. Тормышта булган хәлләр турында мәкаләләр, китаплардан өзекләр укыдык.
«Это опасно – не рискуй напрасно»
26 июнь көнне Иске Ашыт авыл китапханәсендә "Наркомания куркыныч авыру" исемле китап күргәзмәсе төзелеп, 8 сыйныф укучылары белән кисәтү дәресе үткәрелде.