"Хәтер шәмнәре сүнмәсен!"
Хәтер һәм кайгы көнендә китапханәдә яу кырында ятып калган якташларны искә алуга багышланган «Хәтер шәмнәре сүнмәсен!» дигән чара узды. Чара барышында ветераннарны искә төшердек, аларны бер минут тынлык белән хөрмәтләдек, Хәтер шәмнәрен кабыздык. Балаларга сугыш башлану көне, солдатларның батырлыклары, тыл хезмәтчәннәре турында сөйләдек. Шулай ук китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә сугыш турында хикәяләр һәм шигырьләр, сугышның төп вакыйгалары турында төрле мәгълүматлар урын алды. Шулай ук хәрби махсус операциядәге сугышчыларыбызны искә алып, алар хөрмәтенә төзелгән "Бүгенге көн батырлары" исемле күргәзмә белән дә таныштык. Арабызда әтисе хәзерге көндә сугышта булган Насыйбуллин Раятның улы Райнур да бар иде. Балалар шигырьләр, хикәяләр укыдылар. Бу чара – Хәтер эстафетасын үсеп килүче буынга тапшыру.