"Россия - минем Ватаным"
Россия көне (Россия бәйсезлеге көне, Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән көн) — Россия Федерациясенен дәүләт бәйрәме. Әлеге тарихи вакыйга ел саен 12 июнь көнендә билгеләп үтелә.
Шул уңайдан, китапханәдә Россия көненә багышланган китап күргәзмәсе төзелеп, "Россия - минем Ватаным" исемле тематик кичә үткәрелде. Кичәдә китап укучыларым белән төрле милләт киемнәре, гореф - гадәтләре, йолалары турында фикер алыштык. Мәдәният йортында булган киемнәрдән үзбәк, мари, рус, татар, керәшен, украин халыклары булып киендек. Балалар өчен бик кызыклы кичә булды. Туган илебездә барлык милләт халыклары дус, тату булып яшәсәк иде!