Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Шигырьләрдә минем йөрәгем" (Л. Шагырьҗанның тууына 80 ел)

    4 июнь – Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Лена Шагыйрьҗан туган көн. Исән булса аңа 80 яшь тулыр иде. Иске Ашыт  авыл китапханәсендә язучының иҗатына күзәтү ясалып, укучылар китап кургәзмәсе белән таныштылар. “Татар шагыйренең бәясе”, “Моңлы бала”, “Кичке уеннар” шигырьләрен китап укучыларым кычкырып укыдылар, тирән мәгънәле шигырьләр булуын ассызыкладылар.