Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Цена долголжданной Победы" Пушкинская карта

     Пушкин картасы нигезендә Иске Ашыт авыл китапханәсендә патриотик сәгать булып үтте.  Патриотик сәгатьтә Бөек Ватан сугышында әтиләр һәм бабалар батырлыгы турында сүз барды. Ул буыннарны берләштерә. Китапханәгә килүчеләр үзләре өчен «сугыш», «Җиңү», «хәтер» дигән сүзләрнең мәгънәсе турында уйланулары белән уртаклаштылар. Кичә барышында Бөек Ватан сугышы елларында совет сугышчысының батырлыгы турында кызыклы сөйләшү узды. Борис Васильевның «А зори здесь тихие» хикәясеннән өзек укылды. Шулай ук Галимҗан Вәлиевнең бу темага багышланган «Солдат хатлары» китабыннан шигырьләр, фронт хатлары укырга тәкъдим ителде. «Прочти, что бы вспомнить» дип аталган китап күргәзмәсендә Михаил Шолоховның «Судьба человека», Борис Васильевның «В списках не значился», «А зори здесҗ тихие», Юрий Бондаревның «Батальоны просят огня» кебек китаплары булды. Бу хикәяләрне укыгач, мин сугышның каты хакыйкатен һәм фаҗигасен күз алдына китерә алдык дип өметләндем - бу якыннарымның үлеме, торакны югалту, ачлык, салкын.... Кичәнең икенче өлешендә махсус операциядә катнашкан ир-егетләребез янына гуманитар ярдәм белән 6 тапкыр барган мәдәният хезмәткәрләре Магсумова Гөлфия һәм Валиева Танзиләгә сүз бирелде. Алар безгә волонтерлык эше, гуманитар ярдәмне озата барганда күргән авырлыкларны сөйләделәр, алып кайткан экспонатлары белән таныштырдылар. Бик кирәкле, укучыларыбыз өчен бик гыйбрәтле кичә булды. Кунакларыбыз дулкынланып сөйләгәндә, күз яшьләрен сөртеп алалар, без дә кушылабыз.Теләге булганнар үз геройлары турында, аларның гаиләләрендәге бу аяусыз сугышның нинди эз калдырганы турында шәхсән сөйләргә мөмкинлек бирелде. Без һәрвакыт совет халкының батырлыгын истә тотарга. Күптән көтелгән җиңүнең бәясен белергә тиешбез дигән нәтижә ясалды.