Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Гаилә учагында китап җылысы"

    Гаиләнең әхлакый һәм рухи тәрбиясе, аны ныгыту процессында китап зур роль уйный. Гаилә темасы рус һәм татар авторларының күп кенә әдәби әсәрләрендә чагылыш тапкан. Гаилә көненә китапханәдә уку сәгате үткәрелде. Бу көнне гаилә, әти, әни турында шигырьләр укылды. Китапханәче яшь китап укучыларга гаилә белән бергәләп уку өчен китаплар сайларга, яңа әдәбият белән танышырга ярдәм итте. Китапханәдә һәркем гаиләнең һәр әгъзасы яки гомум гаилә укуы өчен кызыклы китап таба алды. Балалар өчен уку сәгате мавыктыргыч һәм җанлы үтте. Ул яраткан шагыйрьләренең әсәрләре белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек бирде.