"Тукай эзләре буйлап" Пушкин картасы
24 нче апрель көнне Иске Ашыт авыл китапханәсендә Пушкин картасы кысаларында татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның 139 еллыгына багышланган квест-уен оештырылды. Квест уенында 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары катнашты.
Укучылар “Тукай, сине күпләр искә ала...” исемле китап күргәзмәсе бедән таныштылар, китапханәче тарафыннан бирелгән сораулар ярдәмендә Тукайның балачагын исләренә төшерделәр, иҗатын, әкиятләрен барладылар.
Уен ике командага бүленүдән башланды. Кызлар” “Су анасы”, малайлар “Шүрәле” исемен сайладылар. “Дүртюллыкны язып бетер”, “Әкиятнең исемен ата”, “Бу предмет кайсы әсәрдән?”, “Кроссвордны чиш” конкурслары буенча уен дәвам итте.
Укучылар шагыйрьнең иҗатын искә төшереп төрле биремнәр эшләделәр. Уен бик кызык һәм күңелле булды. Ахырдан барыбыз бергә “Туган тел” җырын башкардык.