Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Ярдәмләшеп, җырлап - биеп яшик кояшлы илдә"

  Илдә барган махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм йөзеннән "Ярдәмләшеп, җырлап - биеп яшик кояшлы илдә" исемле әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә С. Халиков урамында яшәүчеләр, кайткан кунаклар катнашты. Матур җырлар, шигырьләр яңгырады, әдәби әсәрләрдән өзекләр уйналды. Өч сәгатькә сузылган кичәбезне тамашачы басып алкышлады.