Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Җиңү авазы" фестиваль бәйге

     Ташкичү мәдәният йортында “Голос Победы – Җиңү авазы” хәрби-патриотик бәйге-фестиваленең сайлап алу этабы узды. Фестиваль-конкурста Ташкичү авыл җирлегенә керүче Ташкичү, Ашытбаш, Кысна, Иске Ашыт авылларыннан үзешчәннәр катнашты.

     Без китапханәчеләр бәйгене алып баруда катнаштык.  Бәйгедә “Кайту”, “Кыю солдатлар”, “Кичер әнкәй кайта алмавымны” җырлары яңгырады. “Солдат хаты”, Р. Сафинның “Кыр казлары”, К. Булатованың “Юк килмәсен бу чор яңадан” исемле шигырьләре сөйләнде. Г. Кашапованың “Кызыл алмалар”, Ф. Садриевның “Безнең авыл кызлары”, “Сугыш чоры балалары” исемле әсәрләрдән өзекләр уйналды. Һәр чыгыш  жюри тарафыннан югары бәяләнде.