"Ак яулык күңел көзгесе"
Иске Ашыт авыл китапханәсендә "Ак яулык - күңел көзгесе" дип исемләнгән осталык дәресе үткәрелде. Әлеге чарада китапханәче яулыклар тарихы, аларның төрләре турында сөйләде, яулыклар турында төзелгән "Яулыкларда халкым тарихы" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Китапханәбезнең бүгенге махсус кунагы - Рәзинә Абдуллина исә әбиләребезнең яулык кию ысуллары, кайсы вакытларда яулык кию очракларына тукталып, укучы кызларыбыз белән бик матур әңгәмә корды. Яулык бәйләү осталары Гөлзада Вахитова белән Зөлфирә Мөхәммәтшина заманча яулык бәйләү буенча осталыкларын күрсәттеләр, шулай ук осталарыбыз күзәтүе астында кызларга бер-берсенә яулык бәйләргә өйрәтелде. Чарабыз бик җанлы, күңелле һәм файдалы үтте.