Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Илһам алып күңел чишмәсеннән"

    Шигърият - ул үзе бер тылсым диләр. Чыннан да, шигырь уку яки тыңлау һәркемгә дә көндәлек мәшәкатьләрне онытып торып, ял итәргә, рухи байлык тупларга ярдәм итә ала. 21нче март - Дөньякүләм шигърият көне билгеләп үтелде.
    Шул уңайдан Иске Ашыт авыл китапханәсендә "Каурый каләм" әдәби - иҗат берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә Гөлара Шәрипова белән "Илһам алып күнел чишмәсеннән" исемле очрашу кичәсе булып үтте. Кичәбез шагыйрәбезнең үзе кебек гади, эчкерсез шигырьләреннән, җырларыннан үрелеп барды. Китап укучыларым шагыйрә белән якыннан танышып, аралашып, кызыксындырган сорауларына җаваплар алып, бик җылы очрашу булды.