Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

Ш. Хөсәенов "20 ел үткәч"

    Атказанган табиб һәм күренекле драматург Шәриф Хөсәенов: «Әни килде»дән начаррак әйбер язарга хакым юк иде» Шәриф Хөсәенов гаҗәеп үзенчәлекле шәхес була. Ул гомере буе (40 ел) табиб булып эшли һәм шул ук вакытта менә дигән драматург та була.

Шәриф Хөсәенов киң катлау укучыга һәм тамашачыга «Профессор кияве», «Зөбәйдә – адәм баласы», «Әни килде», «Бирнәле кыз» һ.б. пьсалар, «Мәхәббәт сагышы» исемле повесть һәм юмористик, сатирик хикәяләр авторы буларак билгеле. Әдәби хезмәтләре өчен «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә. Табиблык хезмәте өчен “Татарстанның атказанган табибы” дигән мактаулы исем бирелә.

  Иске Ашыт мәдәният йортында без Ш. Хөсәеновның “20 ел үткәч” исемле драмасын сәхнәләштереп китап укучыларга тәкъдим иттек. Драма сугыштан соңгы елларны чагылдыра. Ялгыз ана өметләнеп һаман да үзенең сугышта югалган улын көтә. Драма аналарның мәхәббәтенең гомерлек булуын, ана – бала темасын чагылдыра. Китап укучыларым “20 ел үткәч” драмасын бик яратып кабул иттеләр.